12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Салахова Рамзия Гаптраефовна35

 

Катнашучының Ф.И.О. (укытыла торган фәне, адресы,элемтә өчен телефон, e-mail)

Сәлахова Рәмзия Гәптрәеф кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

422650 Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогы, Ленин урамы, 121 нче йорт, 2нче фатир.

ramzi a7@mail.ru

Белем бирү оешмасының адресы,элемтә өчен телефон, e-mail

ГБМБУ “Балык Бистәсе1нче гимназиясе” 422650 Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогы, Ленин урамы, 42 нче йорт

+7(843)-612-34-82

G1.Rs@tatar.ru

Дәрес кайсы аудиториягә юнәлтелгән

Рус мәктәбендә татар телен туган тел буларак өйрәнүче 2 нче сыйныф балалары өчен

Тема

Ә.Бикчәнтәеваның “Апрель” шигырендә яз билгеләренең чагылышы.

 

 


 

Әдәби уку дәресенә технологик карта.

Укытучы: Сәлахова Рәмзия Рәиф кызы

МГУБМ ТР Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе

Сыйныф: 2 нче Б

 

Тема. Ә.Бикчәнтәеваның “Апрель” шигырендә яз билгеләренең чагылышы.

 Максат. Язгы табигать үзгәрешләрен, гүзәллекне тоя һәм күрә белергә өйрәтү. Ә.Бикчәнтәеваның “Апрель” шигыре белән танышу.

Бурычлар:

Әсәр эчтәлеген укучы аңына җиткерү.

 Ишетеп,күреп тану күнекмәләрен үстерү.

Табигатьне сакларга һәм якларга кирәк икәнлегенә төшендерү.

Предметара  бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья,  сәнгать.

Кулланылган  материал: төп- “Әдәби уку” дәреслеге, 2 нче сыйныф,Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. (48-51 бит).  Өстәмә: дәреслек  - хрестоматия, 2 нче сыйныф, Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, методик кулланма.

Карточкалар,интерактив такта , магнитофон, ноутбук .

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда. 

Дәрес этаплары 

 

Бурычлар

Укытучы эшчәнлеге

 

Һәр этапның  белем бирүче үстерешле биремнәре

Универсаль уку гамәлләре

1 этап. Оештыруөлеше.

Укучыларны  уку эшчәнлегенә мотивлаштыру. Көтелгән нәтиҗә:дәрескә уңай психологик халәт булдыру.

 Укытучыга игътибар итү. Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре формалаштыру.

Инструктаж үткәрү,балаларны эшкә әзерләү.

1 этап.Оештыру.

Талгын  гына музыка уйный.

-Хәерле көн,укучылар. Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген көн нинди матур! Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар телик һәм дәресебезне башлап җибәрик.

Мин сезне әдәби уку дәресенә чакырам.Безнең дәрескә кунак килгән.Карагыз әле, кем ул? (Тиен).Зирәк тиен безгә буш килмәгән, серле капчык белән биремнәр алып килгән.Сез минем ярдәмчеләрем булырсыз, активлык күрсәтерсез дип уйлыйм.

Тиен безгә “Юл картасы” тарата, һәр эш төрен без бәяләп барырбыз.

Коммуникатив эшчәнлек.

Шәхси эшчәнлек.

2 этап. Белемнәрне  актуальләштерү. Максат: алдагы дәрестә алган белемнәрне  искә төшерү.

Үзеңә ошаган әкиятнең эчтәлеген сөйләү.

 

Фронталь  эш оештыру.

2 этап. Белемнәрне  актуальләштерү. Укучылар, үткән дәресләрдә без нинди әсәрләр укыдык?

- Әкиятләр укыдык.

-Зирәк тиеннең капчыгында нәрсә бар икән?(Әкият геройлары, предметлары күрсәтелә. Кайсы әкияттән икәнлеге әйтелә.)

Юл картасы”на

5 әкиятнең исемен, авторын дөрес атасагыз-“5”

4 әкиятнең исемен, авторын дөрес атасагыз-“4”

3 әкиятнең исемен, авторын дөрес атасагыз-“3”куела

 Регулятив (укучылар тарафыннан белгән күнекмәләрне үзара бәйләү).

 

3 этап.Яңа материал өйрәнү.

Укучыларның дәрес темасын үзләре формалаштыра алуы.

Дәреснең темасын формалаштыру. Табышмакның җавабын табу.

 

 

 

 

 

 

Сорауга җавап бирүдә катнашу.

 

 

Информация белән эшләү.

Проблемалы сорауны чишүдә катнашу, ,шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.Сорауларга җавап бирүдә катнашу. Практик эзләнү эшендә катнашу.

Парларда эшләү. Үзара ярдәмләшеп эшләү.

Тикшерү.Кара-каршы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нәтиҗә ясыйлар.

Укытучы соравына җавап бирәләр.

Укучыларны активлаштыру.

 

 

 

 

 

 

 

 

Фронталь  эш оештыру.

 

 

Мин яз билгеләрен беләмме?” соравын куя. Укучыларны проблемалы сорауны чишүгә җәлеп итә.Укытучы презентацияне  күрсәтеп бара.

 

 

 

 

 

 Практик эзләнү эшен  оештыра.

 

Биремнең үтәлешенә контроль булдыру

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар, әле биредә хат та бар . Анда сезгә  Зирәк тиеннән табышмак.Уйлагыз әле, нәрсә булыр бу?

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар,

Яшьләртүгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара?

(Яз).

-Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?

-Яз турында.

-Яз дигәч, сезнең күз алдыгызга нәрсәләр килә?

-Кояш, гөрләвекләр, тамчы, кошлар, кар эрү, балалар гөрләвектә көймә агыза һ.б..

-Санап кителгән сүзләрне яз темасы белән ничек бәйләрбез?

-Алар яз аена хас билгеләр.

Нәтиҗә. Димәк, яз- ел фасылы. Кояш җылы яктырта, гөрләвекләр ага, кошлар кайта, көннәр җылына.

Яз- табигатьнең йокыдан уянган вакыты.Иң күңелле ел фасылы. Кыш буена җир кар юрганы астында йоклый.Яз җиткәч, ул уяна, яшәрә, матурая.

-Ә ничек уяна, яшәрә?

(Карточкаларда җөмләләр язылган. Төркемнәрдә үзара укыйлар, фикерләшәләр. Яз аена туры килмәгәннәрен сызалар.)

 

1-2 укучы дөрес җавапларны укый. Экранда язгы табигать сурәтләнгән күренеш чыга.

Нәтиҗә.Димәк, язын көннәр җылына.Гөрләвекләр ага. Күктә кояш елмая. Түбәдән тамчылар тама.

-Яз көне агачлар, чәчәкләр нишли?

-Агачлар яфрак яралар, яшел үлән үсеп чыга,чәчәкләр чыга.

- Кошлар, җәнлекләр нишли?

- Җылы яктан кошлар кайта,алар оя коралар. Аю йокыдан уяна.

Яз көне кешеләр нишлиләр?

-Җылы киемнәрен салалар,бакчада эшли башлыйлар, балалар көймә йөздереп уйныйлар.

-Димәк, яз көне барлык табигать уяна.

Юл картасы”на

5 сорауга дөрес җавап әйтсәгез-“5”

4 сорауга дөрес җавап әйтсәгез-“4”

3 сорауга дөрес җавап әйтсәгез-“3”куела

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Танып-белү эшчәнлеге.

 

 

 

Коммуникатив эшчәнлек

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәхес буларак эшчәнлек.

 

Коммуникатив эшчәнлек.

 

 Физминутка

 

 Физминутка

 

 

 

 

 

 

 Яз турында язучылар, шагыйрьләр дә бик күп матур хикәяләр, шигырьләр язганнар.(Көй тыңлыйлар)

-Нинди җыр тыңладыгыз?

Физминутка. “Яз җитә” җыры .(Төрле хәрәкәтләр ясала)

 

 Танып-белү эшчәнлеген формалаштыру

 

 

Коммуникатив эшчәнлек

 

 

 

4 этап.  Яңа материалны аңлату.

Максат: уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру.

Максат: таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен истә калдыру.

Текст белән танышу.

 

 

 

 

 

 

 

 

Гөжләп уку.

Дүртьюллыкларны   кычкырып уку

 

Сорау-җавап бирүдә катнашу.

Текстның эчтәлеген  укучыларга  дөрес дикция, аһәң  белән җиткерү.

Сүзлек өстендә эш .(Экранда) Биремнең үтәлешенә контроль булдыру

 

Үз фикерләрен әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтү.

Ә.БикчәнтәеваныңАпрель”  шигыре белән танышу. Экранда язучының портреты.

-Укучылар,без язучының кайбер әсәрләре белән таныш инде.Искә төшерик әле.( “Әни сүзе”, “Тәмле сүз” шигырь ләре турында сөйлиләр.)

 

 

 

 

 

 

 

Биремнәрне үтәү.

Бу шигырь нинди кәеф тудыра?

Кем исеменнән тасвирлана? 

.

 

 

 

 

 

 

Шәхси универсаль укыту  гамәлләрен формалаштыру.

 

 

 

5 этап. Белемнәрне беренчел ныгыту.

Максат :ишетеп,күреп тану күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

Текст белән танышу.

 

Текстны “гөжләп” укып чыгу.

               Сәнгатьлеуку

 

Сорау-җавап бирүдә катнашу.

Укучыларны активлаштыру.

-Паузаларны саклап, шигырьне дөрес интонация белән укы.

-Рифмалашып килгән сүзләрне укы.

-Автор апрель аен ни өчен “шук ай” дип атый?Аның шуклыгы нәрсәдә күренә? Шул юлларны табып укы.

-Димәк, шигырьдә автор нәрсә әйтергә теләгән?

( “Юл картасы”на билге кую.)

Танып-белү эшчәнлеген  формалаштыру

 

 

 

 

 

Коммуникатив

эшчәнлек.

6 этап. Мөстәкыйльэш.

Укучыларның  игътибарын тикшерү, хаталарны төзәтү.

Практик эзләнү эшендә катнашу.

Сайлап уку күнегүләре.

 

Уен “Кем тизрәк таба!”

Практик эзләнү эшен  оештыра.

Биремнең үтәлешенә контроль.булдыру.

1)Шигырьдән яз билгеләре сурәтләгән юлларны табып укырга, тапсагыз, карточкада түгәрәкне яшел төскә буярга.

2).Карточканың 2нче ягында яз билгеләрен сурәтләп рәсем ясау. Уңышлы чыкса, түгәрәкне яшел төскә буярга.

 

 

Танып-белү эшчәнлеге

7 этап. Белемнәрне гомумиләштерү. Максат:  алган белем һәм күнекмәләрне  ныгыту һәм гомумиләштерү.

Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли.

 

Укучыларны активлаштыру.


 

Тейк оф тач даун структурасы.

( Укытучының фикерен дөрес дип санасагыз-басабыз, дөрес түгел дип уйласагыз- урында калабыз).

Дәрестә өйрәнгәннәрне кабатлап, йомгаклау. (Слайдта дөрес җаваплар).

Юл картасы”на

5 сорауга дөрес җавап әйтсәгез-“5”

4 сорауга дөрес җавап әйтсәгез-“4”

3 сорауга дөрес җавап әйтсәгез-“3”куела.

Коммуникатив эшчәнлек

 Шәхес буларак эшчәнлек.

8 этап.

Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия.

Максат:дәрестә эшләнгән  эшләргә нәтиҗә ясау.

 

Мин нәрсә белдем?

Ничек бәяләдем?

Үз фикерләрен 

әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтә.

-Бүгенге дәрес ошадымы?

-Кайсы ягы ошады?

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

Үзбәя.

Дәрестә кулланган “Юл картасы”буенча һәр укучы үзенә билге куя.

 

Өй эше.

1. Шигырьне сәнгатьле укырга,эчтәлеген  сөйләргә.

2 .Иҗади эш. Яз турында табышмаклар, әйтемнәр тап.

3.Яз турында рәсем ясарга.

-Укучылар, Зирәк тиен сезгә үзенең рәхмәтен белдерә. Сез барлык биремнәргә дә дөрес җавап бирдегез. Алдагы дәресләрдә дә шулай актив булыгыз.

Коммуникатив эшчәнлек

 Шәхес буларак эшчәнлек.

Регулятив эшчәнлек.

 

 

 


 


 


 


 


 


 

Әдәби укудан 2 нче А сыйныфына ( татар балалары өчен) төзелгән дәрес эшкәртмәсенә аннотация.

Дәрес эшкәртмәсе түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты.

2 Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова ”Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен әдәби уку программасы” (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 1-4 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән, Казан, “Мәгариф- Вакыт” нәшрияты, 2015 ел.

3. Әдәби уку” дәреслеге, 2 нче сыйныф,Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. (48-51 бит). 

Технологик карта ФДББС таләпләрен истә тотып “Перспектива” УМК тына нигезләнеп төзелгән.

Дәреснең темасы программада “ Яз килә, яз көлә. ” бүлегенә кертелгән. Яз темасын өйрәнүгә 5 сәгать, Ә.Бикчәнтәеваның “Апрель” шигырен өйрәнүгә 1 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында беренче дәрес итеп өйрәнелә. Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы. Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулланыла. Дәрес балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзелде. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәрестә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләнде. Дәрес

укучыларының шәхси үсеш- үзгәреш, предметара һәм предмет нәтиҗәләрен үзләштерүне күз алдында тота. Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләренә ирешү осталыгы булып түбәндегеләр санала: текстны “эмоциональ кичерү”, үз фикереңне белдерү; укылган әсәргә карата үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

Предметара нәтиҗәләр булып әдәби уку курсын өйрәнгәндә универсаль уку гамәлләре формалашу санала.

Максат. Укучыларда язгы табигать турында күзаллау булдыру, әдәби әсәрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету.

Сөйләм телен үстерү бурычлары: текстта ориентлаша белергә өйрәтү: кирәкле урынны табып укып күрсәтү, өзекнең эчтәлеген ачыклау.

Яңа информацион технологияләр куллану, уку процессын җанландыра һәм төрләндерә, укучыларга индивидуаль якын килергә мөмкинлек бирә.

 Дәрес конспектын төзегәндә кулланылган чыганаклар.

1.“Әдәби уку” дәреслеге, 2 нче сыйныф,Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. (48-51 бит).

2. Дәреслек  - хрестоматия, 2 нче сыйныф, Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, методик кулланма.

3.http ://magarif-uku.ru/- “Мәгариф”журналы сайты

4.tatkniga.ru сайты

5. Галиева В. Яңача, заманча./ Мәгариф.2009.-№9. 21-22б.

6. Интерактивный Интернет-учебник по татарскому языку «Татар теле онлайн».

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.